ЭКСПРЕ’ССИЯ и. лат. Хис һәм кичерешләрнең сөйләмдә, биюдә, актёр уенында һ.б.ш.да чагылышының, гәүдәләнешенең көчлелеге, тәэсирлелеге, җанлылыгы. --- сәхнәгә --- микрофон тоткан Пугачёва килеп чыга һәм, көлтә чәченә бутала-бутала, башын артка ташлап, сәхнә буйлап йөреп җырлый башлый. Ул хәрәкәтләр, ул тавыш, ул елмаю, ул экспрессия… М.Мәһдиев. Телбизәкләргә, төс һәм жестларга кытлык кичермәгән хәлендә, бу әсәрләрдә чачаклау-чуклау, ясалма экспрессия, ахыр килеп, әдәби алым гына икәнлеге сизелерлек дәрәҗәдәге әвеш-тәвеш китерүләр дә күзгә ташланмый. М.Вәлиев |