ЭКСПРЕССИОНИЗМ и. фр. XX гасыр башында Европа сәнгатендә һәм әдәбиятында барлыкка килгән, рәссамның, әдипнең эчке дөньясын, шәхси иҗади кичерешләрен чагылдырудан гыйбарәт булган, берничә идеологик тенденцияне берләштергән юнәлеш. Ләкин монда җыелган әсәрләрнең импрессионизм һәм экспрессионизмның туган вакытларындагы --- башлангыч әсәрләр икәнен игътибарга алырга кирәк. Г.Гобәй. Модернизм исә рус һәм Европа әдәбиятларында символизм, импрессионизм, экзистенциализм, экспрессионизм һ.б. агымнар рәвешендә үсә. Ә.Закирҗанов |