ЭКСПРЕСС-ДИАГНО’СТИКА и. лат.-гр. 1) Ашыгыч диагностика ысуллары һәм әсбаплары ярдәмендә авыруның үзенчәлекләрен ачыклау, диагноз кую. Бу компания молекуляр-күзәнәк тераностикасы һәм онкологиядә экспресс-диагностика системалары өчен бионанороботлар эшләү белән шөгыльләнә. Мәйдан. Теләүчеләргә, ВИЧ статусын билгеләү өчен, экспресс-диагностика үтү мөмкинлеге дә бар иде. Чистай хәбәрләре 2) Кыска вакыт эчендә махсус әсбаплар ярдәмендә машиналарның техник хәлен билгеләү, аныклау. Автобусларга экспресс-диагностика үткәрү |