ЭКСПРЕСС и. лат. Бары эре станцияләрдә генә тукталыш ясап, тиз йөри торган поезд, судно, автобус һ.б. Гаҗәп бит бер уйласаң: самолёт, экспресс, тагын шуңа ике чакрым җәяү үтүне дә кушсаң, мең чакрымнан артык юл – берничә сәгать эчендә икесе ике параллельдә. М.Галиев. [Рушан] пассажир поездының соңгы вагоны артындагы сигнал утларын бик яхшы күреп алды – экспресс кузгалган гына иде әле. Р.Мирхәйдәров |