Э’КСПОРТ и. лат. 1) Табыш алу максатында сату яки файдалану өчен, чит илләргә товар, чимал, технологияләр һәм капитал чыгару; киресе: импорт. – Машинаңны без алабыз, безгә бик тә ошады, мөгаен, экспортка – чит ил өчен эшләнгән булгандыр, – диде аларның берсе. Р.Мирхәйдәров. – Тиздән Уренгой–Помары–Ужгород экспорт газүткәргеченең шушы төбәгендә бик талаулы эш башланачак, – дип сөйләп китте ул. М.Хәсәнов 2) Чит илгә чыгарыла торган товарның, капиталның гомуми күләме яки кыйммәте; шулай ук чыгарылган товарның, капиталның үзе. Ил бюджеты керемнәренең нигезен билгеләүче нефть һәм газга экспорт пошлиналарын киметү яки бетерүнең нәрсәгә китерәсен әлегә бик кузгатырга теләмиләр. Шәһри Казан 3) информ. Бер программа форматында төзелгән файлны компьютерның икенче программасына хас форматка күчерү |