ЭКСПОНАТ и. лат. Музей, күргәзмә һ.б.ш. урынга күрсәтер өчен куелган әйбер. Данәгөл, кулына кечерәк кенә сумка тотып, аны җиңелчә генә изәп, залдагы экспонатлар белән танышып йөрде. А.Хәсәнов. Бөтен Советлар Союзы халыклары сокланып карыйлар бит күргәзмәдәге безнең экспонатларны. Г.Галиев |