ЭКСПОЗИ’ЦИЯ и. лат. 1) Музей, күргәзмә кебекләрдә сәнгать әсәрләре, тарихи материаллар һ.б.ш.ның тезелү, куелу рәвеше, билгеле бер системасы; шул предметларның барлыгы. Күргәзмәләрдә шагыйрьнең төрле телләрдә басылган күпсанлы әсәрләре, документлар һәм материаллар экспозицияләре бөек Кобзарьның тормышы, күпкырлы иҗаты турында сөйлиләр. Җ.Рәхимов. Шулай да әлеге шәхси күргәзмәсен [Мусин] аеруча җаваплылык белән, дулкынланып әзерләде, экспозицияне кат-кат үзгәртте ---. Т.Таһиров

2) Әдәби яки музыкаль әсәрнең соңга таба үстерелә барган мотивларны эченә алган кереш өлеше. Хөкемдар һәм шагыйрь эш-гамәленә бәйле төп идеяне аңлауда хан белән шагыйрьнең беренче күренештә очрашуы – экспозиция һәм соңгы өлештә – эпилогта – теге дөньяда Бирдебәк белән Әхмәдинең күрешүе мөһим урын алып тора. Ә.Закирҗанов. Сюжетның экспозиция өлешендә укучы һәм тамашачы төп «каһарманнар» белән таныша, баш каһарманның асыл теләген белә. Әдәбият

3) махс. Фотога, кинога төшергәндә, яктыга сизгер материалга төшкән яктылык энергиясен күрсәтә торган зурлык. Вентильле фотоэлементларны фотоэкспонометрда экспозиция вакытын билгеләү өчен дә кулланалар. Р.Шаһморатова. Озак экспозиция белән төшерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә