ЭКСПЛУАТА’ЦИЯЛӘҮ ф. 1) Эксплуатациягә дучар итү, кеше хезмәтен үзләштерү; изү, җәберләү. Сәгыйть бабайның идеясе дә Кәрим байныкы кебек үк: мал җыю, баю, кеше көчен эксплуатацияләү. М.Галәү. Табигый ресурслардан файдалану һәм җирле халыкны эксплуатацияләү АКШ һәм Англиянең капиталистик монополияләренә бик күп доход китерә. Чит илләрнең экономик географиясе 2) Табигый байлыкларны эшкәртү, җир, завод-фабрика һ.б.ш.дан тиешенчә файдалану. Системаның бер генә кимчелеге бар: эксплуатацияләү кыйммәткә төшә, болай да исәпле электр энергиясе гаять күп тотыла. Р.Мостафин. --- идарәдә магистраль газүткәргечләрне техник эксплуатацияләү кагыйдәләре төгәл үтәлә. Т.Нәҗмиев Эксплуатацияләп тору Озак вакытлар буе эксплуатацияләү Эксплуатацияли башлау Эксплуатацияләүгә керешү. Ә полигонны эксплуатацияли башлаганнан бирле, ягъни 2000 елдан алып 2018 елга кадәрге чорда, полигонга 131920 кубометр күләмендә көнкүреш калдыклары чыгарылды. Туган як |