ЭКСПЛУАТА’ЦИЯ и. фр. 1) Җитештерү средстволары хуҗасының кеше хезмәтен үзләштерүе; гомумән, кеше хезмәтеннән файдалану, табыш алу. Хезмәт ияләрен аяусыз изүгә – эксплуатациягә нигезләнгән капиталистик система эшчеләр һәм ярлылар сыйныфыннан исәпсез күп корбаннар чыгарып ташлый. М.Җәлил. Феодаль эксплуатациянең көчәюе, ярлыларга каршы рәхимсез законнар һәм салымнарның артуы халыкның ачуын чыгара. Урта гасырлар тарихы

2) Табигый байлыкларны эшкәртү һәм алардан файдалану; җир, завод-фабрика, транспорт чараларыннан, биналардан һ.б.ш. системалы файдалану. Шушы көннәрдә автотранспорт хуҗалыгының эксплуатация бүлеге эшчесе Бану Афзалова дигән хатынны пенсиягә озатканнар иде. М.Хәсәнов. Алар яңа шахтаны эксплуатациягә бирәләр. А.Шамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә