ЭКСПЛУАТА’ТОР и. фр. 1. 1) Кеше хезмәтенең нәтиҗәсен үзләштерүче, изүче, җәберләүче. Ләкин революция җәелгән һәм күтәрелгән саен, эксплуататорлар белән хезмәт ияләре арасындагы каршылык тирәнрәк ачылды. М.Җәлил. Политикада байларның барысының да бәясе бертөрле – эксплуататор! Г.Бәширов 2) Үз мәнфәгатьләреннән чыгып кеше көченнән файдаланучы 2. с. мәгъ. Эксплуатациягә дучар иткән, изгән. Совет властеның беренче елларында шәһәрдә һәм авылда эксплуататор сыйныф калдыклары советларга каршы саботаж, спекуляция һәм башка юллар белән көрәш алып баралар. М.Җәлил. Дөрес, Ленинның эксплуататор сыйныфларны дошман күрүе берәүгә дә сер түгел. Ә.Еники |