ЭКСПЛИКА’ЦИЯ и. лат. 1) Карталарда, планнарда кулланылган шартлы билгеләрнең аңлатмалары; легенда

2) Берәр нәрсәнең тасвирламасы, бәяләмәсе, аңлатмасы, файдалану кагыйдәләре һ.б.ш. бирелгән кыскача язма белешмә. Күргәзмә экспонатларының экспликациясе

3) театр. Спектакльнең (драма, опера, балет) режиссёр тарафыннан төзелгән, сәхнәләштерү, бизәлеш һ.б.ш. турында күрсәтмәләре булган язмача планы. Режиссёрның экспликациясе бар нәрсәне хәл итә бу очракта. Сәхнә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә