ЭКСПЕРИМЕНТАЛЬ с. 1) Эксперимент буларак башкарылган, экспериментка бәйле. Заводта эксперименталь өйрәнчеклек ФЗӨ мәктәбе ачыла икән. А.Расих. Латин графикасына күчү буенча эксперименталь мәктәпләр, сыйныфлар эшләде. Р.Вәлиев. Диссертациянең эксперименталь өлеше // Тәҗрибә, эксперимент өчен ясалган. Эксперименталь трактор 2) Экспериментлар үткәрү белән шөгыльләнгән. Ә мин эксперименталь цехта эшләячәкмен. Наилә Хәбировна шулай диде. А.Вергазов. Сүз уңаенда гына, Мәскәүдә укып диссертация язганда, эксперименталь база итеп, Балтач – Кукмара районнары мәктәпләрен алдым. М.Әхмәтҗанов 3) Эксперимент ысулын куллануга нигезләнгән. Эксперименталь мәгълүматларга нигезләнеп, татар авазлары чуваш, хакас, казах һәм башка телләрнең авазлары белән чагыштырыла. Татар грамматикасы. В.А. Богородицкий телебезнең эксперименталь фонетикасына (телнең авазлар төзелешен өйрәтүче фән) нигез сала. Татарстан тарихы |