ЭКСПЕРИМЕНТ и. лат. 1) Фәнни тәҗрибә. Мөдир --- эксперимент төгәлләнгән, хәтта ачыш ясалган дип исәпли. Ә.Баян. Югыйсә параллель класс, бер программа белән укыйбыз, --- бер хезмәт урынында эшләп өйрәтәбез. Безнең бу рәвештә шундый программа белән уку Казанда беренче эксперимент булмады микән әле? А.Расих 2) Берәр эш эшләргә омтылып карау; нәрсәне дә булса берәр юл белән тормышка ашыруны сынау; гомумән тәҗрибә. Бакчада әтинең малайларча эксперимент уздыра торган гадәте дә бар иде. Мәсәлән, үсеп килгән кабакка ул бервакыт, тырнап, үзенең исемен язып куйган. М.Мәһдиев. Ә менә Туймазы театры экспериментлар ясаудан курыкмый. Сөембикә |