ЭКСПЕДИ’ЦИЯ и. лат. 1) махс. Йөкләрне, почтаны һ.б.ш.ны кабул итү, тиешле урынына җибәрү, тарату, озату эше

2) Нәрсәне дә булса (йөкләрне, почтаны һ.б.ш.) кабул итү, тиешле урынына җибәреп, озатып тору учреждениесе яки бүлеге. Экспедиция хезмәтенә газета артыграк бастырып бирелә, бу – алай-болай подписчикларга газета җитмәгән очраклар өчен. Файдалы киңәшләр. Цехның әзер детальләр экспедициясе. Почтамтның газеталар экспедициясе

3) 1917 елга кадәрге нинди дә булса дәүләт учреждениесе канцеляриясендәге бүлек. Экспедицияләр Пугачёв восстаниесе вакытында утарлары һәм заводлары таланган дворяннарга һәм промышленникларга бурычка акча – ссуда бирергә тиеш була. Татарстан тарихы. Гәрчә 1,5 миллион сум зыян күрүчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек булмаса да һәм банк экспедициясе хезмәтеннән бары тик 248 кеше генә файдаланса да, ссуда күп кенә промышленность әһелләренә --- ярдәм итә. Россия тарихы

4) Бер төркем кеше, отряд һ.б.ш.ның билгеле бер максат белән махсус оештырылган сәфәре, сәяхәте. Студентлар белән ерак өлкәләргә фольклор җыю экспедицияләренә йөргәндә, без моны «саву» дип атыйбыз. М.Мәһдиев. XV гасырда европалылар, алтын эзләп, билгесез ерак илләргә экспедицияләр оештыра башлыйлар. Урта гасырлар тарихы

5) Шундый сәфәргә, сәяхәткә чыккан кешеләр төркеме, отряды. XV гасыр башыннан алып, Португалия корольләре Африканың көнбатыш ярлары буйлап Атлантик океанга даими рәвештә экспедицияләр җибәреп торалар. Урта гасырлар тарихы. Россия Гуманитар фәннәр һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты планы нигезендә тарих-археология экспедициясе Әстерхан өлкәсендә булып кайтты. Сөембикә

6) Икенче бер илдә үткәрелгән (гадәттә махсус частьләр тарафыннан) хәрби акция, операция, сугышчан хәрәкәтләр. Роммельнең Африка экспедициясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә