ЭКСПЕДИ’ТОР и. лат. 1) Йөкне озатып йөрүче, тапшыручы, йөкләр алганда һәм җибәргәндә транспорт документларын тутыручы кеше. Һәркайсы үз эше белән мәшгуль: итче ит чаба, экспедитор, машина янына басып, йөкчеләр эшен күзәтә. З.Фәйзи. Тимерханның байтак еллар элек кайсыдыр бер оешмада экспедитор булып йөргәнен --- Наилә сөйләгән дә иде бугай. А.Гыйләҗев

2) тар. Патша Россиясендә кайбер учреждениеләрдә чиновник, бүлек мөдире



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә