ЭКСПА’НСИЯ и. лат. 1) сәяси Яңа җирләрне һәм сату базарын көч белән басып алу максаты белән бер дәүләтнең башка дәүләтләргә икътисади һәм сәяси йогынтысын киңәйтү омтылышы, агрессив сәясәте. Төркиләр күрше дәүләтләр экспансиясеннән һәм агрессиясеннән саклана. Г.Фәйзрахманов. Германия экспансиясе Ерак Көнчыгышка да тарала. Яңа тарих

2) кит. Нәрсәне дә булса элекке чигеннән артыграк җәелдерү, артык актив рәвештә, көчләп киңәйтү. АКШ монополияләренең экономик экспансиясе илләр арасында тарихи урнашкан күп яклы экономик элемтәне өзүгә алып бара. Политэкономия. Көнбатыш илләр колониаль изүдән күптән түгел азат ителгән һәм әле үзләренең бәйсез массакүләм информация чараларын оештыра алмаган илләрдә көчле идеология экспансиясе үткәрүне дәвам итәләр. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә