ЭКСПАНСИВ с. кит. 1) Үз-үзен, хисләрен, тойгыларын тыя алмый торган. Экспансив холык

2) Экспансиягә омтылучан, шундый үзенчәлектәге. СССР таркалганнан соң, үзенең икътисади үсеше темпы, экспансив амбициясе һәм халык саны белән Кытай АКШның төп геостратегик көндәшенә әверелеп килә дияргә була. Р.Сафин. Мәскәү кенәзлегенең кинәт көчәеп китүе һәм аның экспансив омтылышларының чиктән тыш активлашуы Казан ханлыгы чорында тынычлыкта яшәү мөмкинлеген чикләп торган. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә