ЭКСЛИ’БРИС и. лат. Китап тышлыгының эчке ягына ябыштырыла яки мөһер белән сугыла торган китап хуҗасын раслау ярлыгы, билгесе. Минем әтиемнән калган китапханәдә шундый бер китап бар: «Тормыш дәресе, яки Тәрбияле ата», 1915, Казан, «Милләт» китапханәсе. Менә шуның тышлыгында бер экслибрис минем игътибарымны җәлеп итте. М.Мәһдиев. Актарына торгач, кинәт китапның авантитулында таныш экслибрис күрдем: – Феликс, каян алдың син бу китапны? М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә