ЭКСКУРСОВОД и. рус Экскурсантларга карау өчен куелган экспонатларны, истәлекле урыннарны күрсәтеп, алар турында сөйләп, кирәкле аңлатмалар биреп йөрүче кеше. Урамнарында әле бераз чирәм сакланган авылга килеп туктыйбыз. Мин – экскурсовод: – Менә, Сибгат абый, элеккеге байлар, сәүдәгәрләр авылы була бу. М.Мәһдиев. Экскурсовод яшь егетләрне-кызларны сәнгать музеена алып керә. Н.Гыйматдинова |