ЭКСКУ’РСИЯ и. лат. 1) Белем алу яки күңел ачу максаты белән күмәкләшеп берәр җиргә бару. Тагын менә нәрсә: җәй көне күбрәк вакытыгызны ял итүгә бирегез – су керегез, балыкка йөрегез, берәр җиргә экскурсиягә барып кайтыгыз. Г.Галиев. Класс белән бергә музей, кино һәм театрларга, төрле-төрле экскурсияләргә йөрибез. М.Насыйбуллин 2) Экскурсантлар төркеме. Музей белән танышып чыкканнан соң, экскурсия кышкы сезонга репетицияләр ясау өстендә торган азәрбайҗан-төрек театрына керде. Г.Кутуй |