ЭКСКРЕМЕНТ и. лат. махс. Тере организм эшчәнлеге нәтиҗәсендә бүлеп чыгарыла торган тизәк, сидек, тире, соңгылык һ.б.ш. матдә, калдык, бүлендек. Гадәттә, ул экскрементлар туфрак структурасына караганда бик каты булалар. А.Фәткуллин. Тәмәкечеләр өстенә ул чиләк белән су сибә, ә урамда этләренең нәҗесен җыймый калдырган хуҗаларына шул экскрементларны ыргыта. Мәдәни җомга |