ЭКСКЛЮЗИВ с. 1) Төрдәшләре булмаган, бердәнбер, кабатланмас. Елена исә берара бик тә зәвыклы һәм эксклюзив модельләр тегәргә өйрәтүче тегү түгәрәгеннән кайтып кермәгән. Асылъяр. Былтыр Русиягә бик кыйбатлы эксклюзив 1,5 мең машина кайтартканнар. Мәдәни җомга 2) Бары бер генә кешенеке яки бер генә коллективныкы булган. Юк, бу аның югалган сәгате түгел, ләкин аның сүзләренчә, әнисе истәлегенә охшатып эшләгән эксклюзив сәгать иде. Х.Ширмән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика парламентына традицион юллама белән чыгыш ясар алдыннан, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» агентлыгы өчен эксклюзив интервью бирде. Йолдыз |