ЭКСКАВА’ТОР и. ингл. 1) Җир казу, өю, төяү өчен кулланыла торган бер яки берничә чүмечле җир казу машинасы. Куәтле зур экскаватор килә дә, шул күкрәп утырган ашлыкны икегә ярып, тирән канау казып китә. А.Әхмәт. Тынычлыкны бозып, тау буена экскаваторлар килгәннәр. Ә.Ерикәй 2) мед. Организмдагы куышлыкларны кыру өчен кулланыла торган хирургия әсбабы. Экскаваторны йогышсызландыру |