ЭКСГУМА’ЦИЯЛӘҮ ф. Эксгумация ясау, мәетне күмелгән урыныннан казып алу. Мәмдүдә Тәфкилеваның мәетен эксгумацияләү анык нәтиҗә бирмәде. Беренче кат тикшерүдән үк күренгәнчә, ул агу-мазар эчеп үлмәгән, тәнендә күгәргән җир яки җәрәхәт эзләре дә юк. А.Тимергалин. Чистайда, судмедэкспертиза үткәрү өчен, 58 яшьлек пенсионер әбинең мәетен эксгумацияләгәннәр. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә