ЭКРАН и. фр. 1) Төрле энергия нурланышыннан файдалану яки аларның тәэсиреннән саклану өчен, шул нурланышны чагылдыра, йота һәм үзгәртә торган өслеге булган җайланма. Бер киштәдән «Волхов» телевизорының күгелҗем экраны тонган күз кебек карап тора, аның астындагы киштәдә мандолина ята. М.Мансурова . Фотоаппаратта экран ролен үлчәме зур булмаган плёнка (яки пластинка) үти, шуңа күрә дә сурәт кечерәйтелгән булырга тиеш. Физика

2) Кинокартина күрсәтелә торган ак тукыма яки башка материалдан эшләнгән пәрдә. Тик шунысын автор белә алмады: Таныштылар микән урамда, Таныштылар микән зур бакчада, Ак экранда кино барганда. Ш.Маннур. Билетлар беренче рәткә генә калган иде. Хәер, Бакый экранга рәтләп карамады да, ул янәшәсендәге ак беретлы кызны күзәтеп утырды. М.Маликова

3) Белдерү, хәбәр, мәгълүмат һ.б.ш.ны чагылдыра торган такта, щит, табло һ.б.ш. Идарәдә һәм участокларда укуга йөреш һәм өлгереш экраннары булдырдык. Р.Кәрами

4) махс. Нәрсәне дә булса кире кайтару, нәрсәдәндер саклау, киртәләү өчен хезмәт итә торган вертикаль яссылыклы җайланма; каплавыч. Плотина экраны. Камин экраны

5) күч. Кинотеатр. Соңгы елларда җәмәгать урыннарында, сәхнәдән, мөнбәрләрдән, экраннардан, яңа ачылган радиолардан авыз тутырып, дөрес итеп ана телебездә сөйләгән кешеләрне ишеткәнем юк дияргә була. Р. Батулла

6) күч. Кино сәнгате. Экран хәбәрләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә