ЭКОСИСТЕ’МА и. рус 1) Тере организмнар һәм аларның тору урыны белән бергә барлыкка килгән бербөтен табигый комплекс; экологик система. Экология аерым затларны, бер төр затларыннан торган популяцияләрне, популяцияләрдән торган бергәлекләрне һәм алар яши торган тирәлекне үз эченә алган экосистемаларны өйрәнә. А.Низамов. Без монда формалашучы этносның үзе тирәсендәге экосистема белән тыгыз бәйләнешен күзәтәбез, бу, гадәттә, статистик үсешле этносларга хас. Б.Хәмидуллин 2) информ. Бер җитештерүченең, бер ширкәтнең бер-берсенә яраша, туры килә торган информацион техника һәм программалары тәэминаты ЭКОСФЕ’РА и. рус Кеше, хайваннар, үсемлекләр һәм әйләнә-тирә мохиттән, шуларның бергәлегеннән торган дөнья; экологик сфера; шул ук биосфера. Җирнең экосферасы |