ЭКОНО’МИЯЛЕ с. гр. 1) Нәрсәне дә булса исәпләп сак тотучан, сакчыл. Аннан соң, бай булмасам да, бик экономияле кеше мин: кыш көне җыйган берничә тәңкә акча миңа җәйне буш үткәрергә мөмкинлек бирә. Г.Рәхим. Экономияле хуҗа 2) Отышлы, файдалы, табышлы, нинди дә булса экономия бирә торган. Империалистик милитаризмның һөҗүмчән хәрәкәте көчәйгән дәвердә һәр кеше «экономиканың экономияле булырга тиешлеген» аңлап яшәргә тиеш. Т.Галиуллин. Бөтен җирдә экономияле эшләү турында сүз бара. Л.Ихсанова |