ЭКОНО’МИЯЛӘҮ ф. Нәрсәдән дә булса сакчыл файдалану, сак тотарга тырышу, әрәм-шәрәмгә юл куймау, экономия ясау. Профессор хирургның кетгут экономияләвенә игътибар итә. С.Сөләйманова. Ничек кенә экономияләргә тырышсам да, әти белән әнинең чөгендер алган акчаларын һәммәсенә дә җиткереп булмады. Аманулла. Группадашлары кышкы сессиягә акча әзерли башлаганнар: эш тапканы эшкә урнашкан, кайсы яшәр өчен өйдән җибәрелгән акчаны экономияли. Сөембикә

Экономияләп карау Экономияләргә тырышу

Экономияли башлау Экономияләргә тотыну . Социологлар ачыклаганча, соңгы ярты елда сораштырылганнарның 39 проценты ризыкларда экономияли башлаган ---. Шәһри Казан

Экономияли төшү Бераз экономияләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә