ЭКОНО’МИЯ и. гр. 1) Матди сакчыллык, исәпләп тоту, сакчыл булу гадәте; хуҗалыкны шулай алып бару ысулы. Бозаулар өчен яңа торак салырга кирәк. --- Участоктагы экономия бәрабәренә бездән дә өлеш чыгарырга булыр. А.Гыйләҗев

2) Берәр нәрсәне саклык белән тотудан алынган файда, тотылмыйча, сарыф ителмичә калган акча. Ул [проект] әллә ни кыйбатка төшмәячәк. Монда зур мәйдан алынмый, урынны төзелешкә әзерләүдән шактый экономия булачак. М.Маликова

3) иск. Алпавыт хуҗалыгы, утар. Эре капиталистик экономияләр яллы эшчеләргә сорау тудыралар. Политэкономия

4) Патша Россиясендә авыл хуҗалыгы эшләре белән идарә итә торган учреждение

5) Фикерне белдерүдә, сөйләмдә, язуда һ.б.ш.да кыскалыкка, аныклыкка, төгәллеккә омтылу күренеше, кыскарту. Сөйләм энергиясе экономиясе закончалыгы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә