ЭКОНОМИСТ и. рус 1) Предприятиеләр, оешмалар һәм дәүләт органнарының хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре буенча белеме булган дипломлы (яки аттестацияләнгән) белгеч. Ләкин колхозның экономисты сөйли: – Полосалар буенда кар калын була. М.Мәһдиев . Үзегез беләсез: белемем буенча мин – тарихчы, ә Гадил Закирович – экономист. М.Маликова

2) Предприятиеләрнең, оешмаларның хуҗалык-финанс эшчәнлегендәге хәле турында нәтиҗәләр ясаучы эксперт

3) Матди байлыклар җитештерүдә ресурслардан нәтиҗәле файдалану мәсьәләләрен өйрәнүче фәнни хезмәткәр. Тарихчылар – җәмгыятьнең үткәнен, экономистлар – киләчәген әйтәләр. М.Мәһдиев. Экономистлар исәпләвенчә, күлләр һәм алар тирәсендәге территорияләрне тулысынча реконструкцияләү --- йөз миллион сумга төшәчәк. Р.Мостафин

4) Югары яки урта махсус белем бирә торган уку йортларында икътисад фәннәре укытучысы

5) тар. Экономизм тарафдары, экономизм идеяләрен хуплаучы. «Экономистлар» --- эшчеләр сыйныфына аң кертү кирәклеген инкяр итәләр, социалистик идеология эшчеләрнең стихияле хәрәкәтеннән үзеннән-үзе килеп чыга, дип белдерәләр. Татарстан тарихыннан хикәяләр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә