ЭКОНО’МИКА и. гр. 1) Билгеле бер иҗтимагый төзелешнең җитештерүче көчләре үсешенә тәңгәл килә торган җитештерү мөнәсәбәтләре җыелмасы; икътисад. Бөтен класска бер генә дәреслек бар. Шуңа күрә теге-бу илнең халкы экономикасы турында мәгълүматларны хәтердән сөйләү бик авыр. М.Мәһдиев. Монополияләр капиталистик илләрнең экономикасында команда биеклекләрен алып торалар. Политэкономия

2) Берәр хуҗалык тармагының эчке төзелеше һәм финанс-матди хәле. Шәһәр экономикасы үсүгә, шактый дәрәҗәдә, табигый шартлар да йогынты ясый. Р.Мостафин. Сара апа шатлана, бу бик әһәмиятле ел, ди, --- безнең илдә һәрнәрсә сыйфатлы булачак, илнең экономикасында борылыш ясалачак, ди. Г.Зәйнашева

3) Хуҗалык, аны алып бару ысуллары, анда барган процессларның закончалыклары, җитештерү һәм товар алмашу процессында кешеләр арасында туган мөнәсәбәтләр турындагы фән. --- нәрсә ул хосусый милек, дигән сорауларга безнең экономика фәнендә төгәл җавап юк шикелле. Т.Миңнуллин. Халикъ төннәр буе экономика өйрәнә. З.Гыйниятова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә