ЭКОНО’МИК с. 1) Экономикага бәйле, икътисади. Нэпман – 1921 елда яшь совет дәүләтенең социалистик экономикасын ныгыту максаты белән кертелгән яңа экономик политика вакытында хосусый хуҗалыкта җитештерү һәм сәүдә итү юлына баскан кеше. Һ.Такташ. Шагыйрьнең яңалыгы ниндидер яңа фикерләрне, яңа тәгълиматны үзләштерүгә генә кайтып калмый: ул чакта поэзия үсеше фәлсәфи яки экономик фәннәрнең үсешенә, аларның эчтәлегенә генә тиңләшер иде. Н.Юзиев 2) Хуҗалыкны оештыруга бәйле булган. Эшчеләр өчен оештырылган экономик мәктәптән тыш, мастерлар, бригадирлар, прораблар һәм инженерлар, техник работниклар өчен конкрет экономия түгәрәге ачылды. М.Хәсәнов 3) Матди хәлгә бәйле булган. Мин инде биредән торып конкрет киңәш бирә алмыйм. Болар барысы да акчага һәм экономик хәлегезгә бәйле бит, мөмкинлекләрегезгә карап хәл итәрсез. Ф.Сафин. Аларның язмасында саннар да, канатлы сүзләр дә, колхозның һәм колхозчыларның экономик хәлен күрсәтә торган фактлар да җитәрлек була. В.Нуруллин 4) тар. Җәмгыятьтә иҗтимагый үсешнең бердәнбер көче икътисади факторлардан гыйбарәт, дип тарихи процессны берьяклы аңлата торган (агым, юнәлеш). Экономик материализм 5) тар. Россиядә 1764 елга кадәр чиркәүләр һәм монастырьлар кул астында булып, соңыннан дини эшләрнең экономия коллегиясе карамагына күчерелгән. Экономик крестьяннар |