ЭКОНОМИЗМ и. рус 1) XIX гасырның 90 нчы елларында рус социал-демократлары арасында барлыкка килгән оппортунистик агым. Бу сәяси һәм идеологик яктан караганда чикләнгән тенденция марксизм фәнендә «экономизм» дип исемләнде. К.Гыйззәтов 2) Социологиядә чынбарлыкның теләсә нинди социаль, сәяси яки мәдәни чагылышын, башка факторларны исәпкә алмыйча, икътисади базиска гына кайтарып калдырудан гыйбарәт агым. Монда безнең, «нәсел-нәсәбен белми торган Иван»га ияреп, хәтерсезләнә баруыбыз, вульгар экономизм рухында алган сай тәрбиябез төп рольне уйнады: нәрсә тизрәк, ничек арзанрак, янәсе. Р.Вәлиев |