ЭКОНОМ и. гр. иск. 1) Хуҗалыкчыл кеше, матди сакчыл кеше

2) Хуҗалык эшләре мөдире, хуҗалык эшләре белән идарә итүче. Бер шәкерт, казанда барысы өчен дә аш пешерү, хуҗалык эшләрен карау өчен, жирәбә белән эконом итеп сайлана. Эзләнүләр, уйланулар, табышлар. Шәһит Әхмәдиев эконом булып эшләде. Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар

3) иск. к. икътисадчы ( 1 мәгъ.). Рус булмаган өлкәләргә түрә буларак рус боярлары, окольничийлар (икенче дәрәҗәдәге боярлар), стольниклар (патшаның баш экономнары) --- җибәрелгән ---. Г.Баттал. --- мин, үз чиратымда, университет экзекуторыннан һәм студентлар белән эш итүче экономнан, һәркайсының үзенә кагылышлы гадәттән тыш вакыйгалар турында миңа җиткерүен таләп итеп, күрсәтмә бирергә кирәк таптым. Эзләнүләр, уйланулар, табышлар

4) сөйл. Экономия, сакчыллык. Эчмәсеннәр, аракыга эконом булсын, ди. Ф.Садриев. Дүрт кирпечне берсе өстенә берсен өясең, күз ачып йомганчы, эт ботын күтәргәнче, дүрт метрлы стена әзер. Беренчедән, растворга эконом, икенчедән, – кладчикларга. Д.Салихов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә