ЭКОЛО’ГИЯ и. гр. 1) Тере организмнарның үзара һәм тирәлек белән мөнәсәбәтен өйрәнә торган фән. Экология аерым затларны, бер төр затларыннан торган популяцияләрне, популяцияләрдән торган бергәлекләрне һәм алар яши торган тирәлекне үз эченә алган экосистемаларны өйрәнә. А.Низамов. XX гасырда шушы проблемаларны җентекләп өйрәнү, аларны чишү юлларын ачыклау функцияләрен үзенә йөкләгән яңа тармак – экология фәне барлыкка килде. К.Гыйззәтов 2) Экологик система, табигать 3) Кеше эшчәнлегенең табигатькә тәэсирен өйрәнү буенча практик чаралар һәм фәнни дисциплиналар комплексы. Берләштерелгән экология хезмәтенә экологлар да, биологлар, медиклар, --- философлар да җәлеп ителә. Р.Мостафин . Соңгы вакытта Илүсә кебек экология белгечләренә авыл җирендәге җитәкчеләрнең дә бик җитди йомышы төшә башлады. М.Маликова 4) күч. Нәрсәнең дә булса саф, чиста, беренчел хәлен сакларга тырышу, шуның турында кайгырту. Язучылар союзы идарәсенең пленумында --- беренче көн тәртибе булып экология мәсьәләсе каралды. Шунда рухи экология турында да күп сөйләделәр. Т.Миңнуллин. Шигърият бакчасы пычранды. Бүгенге көндә «шигърият экологиясе» мәсьәләсе бөтен җитдилеге белән көн тәртибенә басты. З.Мансуров |