ЭКЛИ’ПТИКА и. гр. астр. 1) Кояшның ел дәвамында күк сферасы буенча хәрәкәт итеп барлыкка китерә торган, әйләнә формасындагы юлы. Күк сферасы әйләнгән чакта эклиптиканың горизонтка карата торышы өзлексез үзгәреп тора. Астрономия. Бүген Кояш, эклиптика буенча хәрәкәт итеп, күк экваторын кичте һәм төньяк күк ярымшарыннан көньякка күчте. Туган як

2) Җирнең Кояш тирәли әйләнү орбитасының яссылыгы. Планеталарның иң мөһим параметрларының берсе булып аларның экваториаль яссылык белән эклиптика арасындагы почмак тора. Фән һәм тел

ЭКОГЕНЕЗ и. гр. Эволюция барышында тере организмнарның үзара һәм тирә-як мохит белән экологик мөнәсәбәтләренең үсеш процессы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә