ЭКЛЕ’КТИК II с. 1) Төрдәш булмаган, охшашлыклары булмаган элементлардан торган, эклектизм стилендәге. Модернизмның эклектик характерда булуы әдәбиятта төрле мәдәниятләргә, иҗади стильләргә хас алымнарны беркетә, урнаштыра. Д.Заһидуллина. Бу бинаның эклектик формадагы бизәлешендә «мавритан» стиле өстенлек итә. Казан утлары 2) күч. Эзлексез, өзек-төзек. Ректорның шактый буталчык, эклектик чыгышыннан соң сайлау кәгазьләре таратыла. Т.Галиуллин |