ЭКЛЕКТИЗМ и. гр. кит. 1) Бергә кушылуы мөмкин булмаган төрле идея юнәлешләрен, карашларын, теорияләрне, сәнгать элементларын ирекле рәвештә берләштерү күренеше; шундый алым. Кызганычка каршы, «Чура батыр» дастанын тикшерергә алынган фольклорчылар, эклектизм юлына басып, әлеге текстның берьюлы ике өлешенә, ягъни ике версиясенә дә таяналар ---. М.Бакиров

2) архит. Төрле стиль элементларын берләштерүдән барлыкка килгән үзенчәлекле стиль. Эклектизм рухында төзелгән бина

3) Каршылыклылык, эзлексезлек, принципсызлык. Менә шуның өчен дә безнең театрда, алама күлмәккә ситсы кештәк куйгандай, берсе икенчесенә ябышмый торган нәрсәләр, эклектизм килеп чыгадыр. Т.Гыйззәт. Боларны язганда, сез үзегезнең дә «лирик»мы, түгелме икәнегезне уйлап үтсәгез, яхшы булыр иде. Фикерләрегез буталчык, эклектизм белән тулганнар. Х.Туфан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә