ЭКИПИРО’ВКА и. фр. 1) Берәр эшчәнлек (сугыш, спорт, су астына төшү һ.б.ш.) алып бару һәм куркынычсызлык тәэмин итү өчен кирәк булган барлык корал, обмундирование һ.б.ш. кирәк-ярак. Төн аралаш диярлек тревога буенча күтәрүләр, тулы экипировкада марш-ыргылышлар да булып тора. Р.Могыйнов. Аукционда үткән гасырның 1970 – 1989 елларындагы солдатлары кигән йөзләгән мең экипировка үрнәге: мамык курткалар, чалбарлар, --- кирза итекләр һәм ботинкалар, пилоткалар сатылачак. Мәйдан 2) Шундый кирәк-ярак белән һәр яктан комплектлау, тәэмин итү эше 3) күч. Өс һәм аяк киеме һ.б.ш. Урманга баруның үзенең экипировка тәртибе була. Безнең күрше Вәли картта ул болай: юкәдән матур итеп шакмаклап үрелгән сумка. М.Мәһдиев. Сириннең һәм иптәшләренең кесәсендә өр-яңа йөзлекләр шыгырдый иде. Һәм Сирин уку елын, үзе уйлаганча, шактый ук яхшы экипировка белән каршы алды. Ф.Латыйпов |