ЭКИПАЖ II и. фр. 1) Корабль, самолёт, танк һ.б.ш.ның командасы, хезмәт итүчеләр составы. Экипаж җыелганчы, сәгать уникедә вахтага басучы матросларны һәм кочегарларны ашатып чыгарырга кирәк иде. М.Юныс. Безнең сугышчан экипаж, мәсәлән, кызларның «өзелеп сөям, сагынып көтәм» дигән һәр хатына җавап итеп, фашистларның бер «Тигр»ын яисә «Фердинанд»ын шартлатырга йөкләмә алды. М.Маликова 2) Диңгез пехотасының ярда урнашкан, гадәттә флот командалары составын тулыландыру өчен хезмәт итә торган хәрби берәмлеге |