ЭКИПАЖ I и. фр. Пассажирлар утырып йөри торган сиртмәле арбаларның гомуми исеме. Искәндәрнең кайтыр вакыты җитә башлагач, ул, берничә җомга элек, станциягә улына каршы барачак экипажны һәркөн үз күзеннән үткәреп, кучеры Миңлегалигә төрле әмерләр биреп [торды]. К.Тинчурин. Башка тармакка караган предприятиеләр арасында поташ, аяк киеме, экипаж (рессорлы җиңел арба), мех әйберләр җитештерүче мануфактуралар үсешкә ирешә. Татарстан тарихы |