ЭКЗО’ТИКА и. гр. 1) Чит һәм ерак илләргә (күбесенчә Көньяк-Көнчыгыш илләренә) хас булган, ләкин башка ил кешесенә сәер, кызыклы булып күренгән реалияләр, әйберләр. [Шәфикъ абый] аннары чаяннарның явызлыгына, арык суларының болганчыклыгына, тут җимешенең… гомумән, экзотикага күчте. М.Маликова. Кыргый атау үзе кечкенә генә булса да, анда күргән матурлык, экзотика, гыйбрәтле очрашу һәм вакыйгаларны сөйләп чыгу өчен байтак вакытлар кирәк булыр иде. Р.Мөхәммәдиев 2) күч. Сәерлеге белән таң калдыра торган, гаҗәп нәрсә. [Г.Ибраһимов хикәяләрендә] кабиләчелек талашлары, җәйләүләре --- безнең өчен яңа, ят булган экзотикалары белән күз алдына бастырылган казакъ хәяты да бар. Г.Нигъмәти |