ЭКЗО’ТИК с. 1) Ят, чит җирләргә хас булган; шул җирләрдә генә була торган; читтән кайтарылган; бик ерак, бик ят. Өстәлдә болай да нинди генә экзотик җимешләр дә тәм-том юк ---! З.Фәйзи. Аннан соң Австрия һәр бамбук куагы артыннан чуар милли киемгә төренгән, кулына кылычбалык сөяге тоткан --- индеец, папуас килеп чыгу --- мөмкинлеге булган Ямайка, Мадагаскар, Мали кебек экзотик мәмләкәт түгел. Т.Галиуллин 2) күч. Сәерлеге белән таң калдыра торган, гаҗәеп, әкәмәт. Һәр секторга үзенә аерым бер төстәге мәрмәр вагы тутырылган һәм шомартып катырылган, сектор уртасында шул ук алтын сызыклардан үзенә генә хас экзотик чәчәк ясалган. Р.Мирхәйдәров. Шлемның түбәсе кылыч йөзенә охшаш, анда батырлык билгесе ролен үтәгән ат кылы яки экзотик каурый куела торган булган. Сөембикә |