ЭКЗОТЕ’РИК с. кит. Бөтен кешеләргә дә аңлаешлы, серле булмаган. --- мәҗүси халыклардан башлап, дәүләт (милләт) дине (экзотерик рухият) белән беррәттән, яшерен фәлсәфә элитасы (бик азсанлы жрецлар) гына белгән башка дин дә яшәгән. Р.Сафин. Мәгърипнең экзотерик (матдәви), Шәрыкның эзотерик (илаһи) фәлсәфәсен үзләштердем. И.Әмирханов |