ЭКЗОГА’МИЯ и. гр. этн. Үз кабиләсеннән, үз ыруыннан, үз социаль төркеменнән хатын алуны тыя торган йола. Әмма телләрнең киң таралуына, бер-берсенә тәэсир итешүенә сәбәп булган факторларның берсе – борынгы ыругчылыкка хас булган экзогамия йоласы икәнлеге беленгән. Р.Әхмәтьянов. Экзогамия кагыйдәсе буенча, ирләр бары тик чит ырудагы хатын-кызга гына өйләнә алганнар. Л.Җамалетдинов |