ЭКЗИСТЕНЦИАЛИЗМ и. лат. Көнбатыш Европада XX гасырның 20 нче елларында субъектив идеализмның бер төре буларак үсеш алган, һәрбер шәхеснең яшәве әһәмиятле, кичерешләре кабатланмас тәҗрибә буларак өйрәнелергә тиеш, дигән фикерне алга сөргән фәлсәфи агым. Әлбәттә, экзистенциализм фәлсәфәсе, хыял турында сөйләгәндә дә, мәхәббәт, матурлык һәм хакыйкатьне аңлау ноктасында тукталып калмый, бәлки үлемгә кадәр барып җитә. Гали Рәхим. Модернизм исә рус һәм Европа әдәбиятларында символизм, импрессионизм, экзистенциализм, экспрессионизм һ.б. агымнар рәвешендә үсә. Ә.Закирҗанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә