ЭКЗЕМПЛЯР и. лат. 1) Үзара охшаш, бериш әйберләрнең аерым нөсхәсе, данә (гадәттә кулъязма яки басылып чыккан текст тур.). Немец дәфтәре битенә кулдан язылган бу газета нибары ике экземплярда ике атнага бер чыга ---. Г.Әпсәләмов. Ул бик бәхәсле әсәр иде: аны Ә.Еники, А.Расих, Я.Халитов укыды, журнал редакторы З.Нури тунады – ахырдан, хак сүз әйтер өчен, Шәмси абыйга бирделәр. Бу экземлярда – алтылап кешенең искәрмәләре. М.Мәһдиев 2) Нинди дә булса берәр төрнең аерым вәкиле (хайваннар, үсемлекләр тур.). Тамырларының һәм яфракларының төзелеше яхшырак булган экземплярлар, туфрактагы дымны яхшырак алып файдаланулары аркасында, чүл шартларын уңышлырак кичерәләр. Дарвинизм нигезләре. Су коңгызының сирәк экземпляры 3) сөйл. Сәер яки гайре табигый сыйфатлары белән башкалардан аерылып торган кеше. Әкәмәт кеше мин. Дөньяда бердәнбер экземпляр. Т.Миңнуллин. Ачуланмыйм мин сиңа, сирәк экземпляр. Әгәр син шундук ризалашсаң, башкаларга охшар идең. Н.Гыйматдинова. Эре гәүдәле, «сызылып киткән кара мыеклы» бу ир-ат үзе бер гаҗәеп экземпляр иде. Х.Ибраһим |