ЭКЗЕ’МА и. гр. мед. Иммун, эндокрин һ.б. тайпылышлар нәтиҗәсендә барлыкка килгән, кабарчыклы, сыткылы, кычытулы, тире ялкынсынуыннан гыйбарәт йогышсыз авыру. Халык телендә «утлы су» дип йөртелә торган «Мацеста» шифалы суыннан, югарыда аталган авырулардан тыш, псориаз, экзема, нейродерматит, ихтиоз кебек тире бозылуларына, ашказаны, эчәкләр борчуларына файдасын күрәләр. Т.Нәҗмиев. Кушма Штатлардан, Германиядән алынган хәбәрләр бүгенге көн балаларында нервылылык, стресс, гиперактивлык, ашау, йоклау авырулары, экзема, аллергия, астманың үсү дәрәҗәсе бик нык югарыга сикерүен күрсәтә. М.Вәлиев |