ЭКЗЕКУ’ЦИЯ и. лат. 1) Тән җәзасы. Әлеге «комбинат»тагы унлаган крематорий мичләренең бер генә сәгатькә дә сүнеп торганы булмагандыр. Анда, «фильтрация», «экзекуция», «ликвидация» дип, көненә берничәшәр йөз кешене юк итеп торалар иде. М.Хәсәнов // Гомумән җәза. Мине өйдәге экзекуцияләр дә чиркандыра башлады инде. Атнасына бер көн булса кирәк, Митяның тиктормас энесе Борис җәзаланырга тиеш иде. А.Расих

2) иск. кит. Хөкем карарын үтәү (җәзалау, мөлкәтен сатып җибәрү һ.б.)

3) Массакүләм төстә, халыкның күз алдында җәзалау

4) күч. Рухи газап. Әлтафиның кичә иртәдән бирле тәгам ризык капканы юк! Ә укытучы рәхимсез, ул һаман яздыра: «Сарык итен югач ---». Әлтафи өчен бу дәрес – экзекуция. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә