ЭКЗЕКУ’ТОР и. лат. иск. 1) Россиядә 1917 елга кадәр хөкүмәт учреждениеләрендә хуҗалык бүлеге мөдире

2) Тән җәзасы бирүче, экзекуция ясаучы. Казан университетының патша раслаган уставында экзекутор, ягъни тән җәзасы бирүче кеше законлаштырылган була. Эзләнүләр, уйланулар, табышлар

3) күч. Чамадан тыш кырыс, рәхимсез кеше. Әлтафиның күзен кан баса: нинди әйбәт, чибәр кыз бу алгебра укытучысы, ә бит – экзекутор. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә